8 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шахмат буенча «Җиңәргә вакыт» турниры узды. Чара социаль хезмәтләр алучылар арасында спортның интеллектуаль төрләрен һәм актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Турнирда 10 шахматчы катнашты. Уенчылар үзләренең логик фикер йөртергә, хәрәкәтләрне исәпләргә, катлаулы комбинацияләрне уйларга һәм көндәшнең гамәлләрен алдан белергә сәләтләрен күрсәтә алдылар.
Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Аделина Мөрсәлимова, Ксения Нестеренко һәм Владимир Нестеренко алды. Җиңүчеләрне грамоталар, истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.