21 августта «Мәрхәмәтлек үзәге» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Арча муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе ярдәмендә «Мин Россия флагы астында яшәвем белән горурланам» дигән уен оештырды.
Сынаулар аша балалар илебез, Россия флагы тарихы, Россиянең дәүләт һәм милли символлары турындагы белемнәрен актуальләштерделәр.
Чараны үткәрүдә «Арча» волонтерлык хәрәкәте һәм «Форпост» үзәге активистлары булышты.