Россия Федерациясе дәүләт флагы көне уңаеннан Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Дәүләтем флагы» дигән велоузыш үткәрделәр. Чара мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 3 нче социаль участокта оештырылды.
Гимннар астында тантаналы рәвештә Россия һәм Татарстан флагларын күтәрделәр. Аннары балалар өчен тематик викторина үткәрелде, аннан соң барлык катнашучылар да бик теләп велосипедта юлга чыктылар. Быел велоузышта балалар белән бергә ата-аналар да катнашты.
Көндезге тору төркемендә катнашучылар өчен район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан ил флагы турында әңгәмә үткәрелде һәм Россия флагы ясау буенча мастер-класс оештырылды.