«Эш һәркемгә дә җитәрлек»: МХО ветераннары нинди эш эзли һәм аларга нәрсә тәкъдим ителә

2024 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

Казанда бүген махсус вакансияләр ярминкәсе узды – МХОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары үзләренә эш таба алды. Татарстан предприятиеләре аларга 25 меңгә якын эш урыны тәкъдим итә. Бер кандидатны берьюлы алты оешма кабул итәргә әзер. Ветераннар үзләре нинди эш эзлиләр – «Татар-информ» материалында.

Ярминкәдә республиканың 23 эре эш бирүчесе катнашты. Алар арасында «Элекон», «Нэфис Косметикс», «Метроэлектротранс», «Казанькомпрессормаш» кебек предприятиеләр бар.

Чараны «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырды.

Ярминкә берьюлы ике мәйданчыкта – Химиклар мәдәният йортында һәм «Ватанны саклаучылар» фонды бинасында җәелдерелде. Биредә эш бирүчеләрдән вакансияләр белән стендлар куелган иде, мастер-класслар, әңгәмәләр узу буенча тренинглар, шулай ук белгечләр консультацияләре узды.

Кунаклар өчен арт-терапия зонасы эшләде, анда стрессны киметергә һәм иҗади потенциалны ачарга мөмкин иде. Ә балалар өчен аерым күңел ачу программасы оештырдылар.

Оештыручылар эшкә җаваплы карадылар. Ярминкәгә кадәр үк алар МХО катнашучылары арасыннан типик эш эзләүченең портретын төзегәннәр һәм аны ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына җибәргәннәр иде. Бу эш бирүчеләргә туры килгән тәкъдимнәр әзерләргә ярдәм итте.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хезмәт базарындагы вәзгыять турында сөйләде: «Хәзер республикада 50 меңгә якын буш эш урыны бар. Аларның яртысын диярлек – 20-25 меңен – эш бирүчеләр МХО ветераннарына тәкъдим итәргә әзер».

Кайбер позицияләрдә хәтта конкуренция барлыкка килде – бер кандидатны берьюлы алты оешма кабул итәргә әзер.

Клара Таҗетдинова МХО ветераннарын эшкә урнаштырудагы кыенлыклар еш кына вакансияләр булмау белән түгел, ә аларның махсус теләкләре белән бәйле, дип билгеләп үтте. Мәсәлән, кемдер сугышчан иптәше белән бергә эшләргә тели яки махсус график эзли.

Ярминкәгә Татарстанның 20 районыннан дәгъва итүчеләр килгән иде. Аларны фондның социаль координаторлары озатып йөрде, вакансияләрнең күптөрлелеген аңларга ярдәм итте.

Мондый вакансияләр ярминкәләре – МХОда катнашучылар өчен лаеклы эш табу һәм тыныч тормышка кайту өчен бик яхшы мөмкинлек. Биредә алар эш бирүчеләрдән тәкъдимнәр генә түгел, файдалы күнекмәләр, белгечләр консультацияләре дә алалар һәм җәмгыятьнең ярдәмен тоялар.

Фото авторы: Михаил Захаров / «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International