Россиядә Гаилә елы кысаларында Татарстанның Алексеевск районындагы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Гаилә бәхете серләре» дигән фотоконкурс үткәрелде. Конкурсның максаты – һәр кеше тормышында гаиләнең әһәмияте турында күзаллау булдыру.
Дәрес нинди гаилә бәхетенең кеше өчен иң зур кыйммәткә ия булуы турында бераз фикер йөртүдән башланды. Һәр бала үз фикерен әйтте, бергәләп вариантлар тәкъдим иттеләр. Кемгәдер гаиләдә иң мөһиме – үзара аңлашу, кемгәдер – хөрмәт яки матди муллык. Кайберәүләр бәхет нәрсәгә дә булса бәйле түгел дип саный. Уртак фикергә килмичә, тәрбиячеләр Марина Анисимова һәм Виктор Лифанов тәрбияләнүчеләр өчен «Гаилә бәхете серләре» фотоконкурсы үткәрергә булдылар.
Балаларның фотосурәтләре кызыклы һәм бик төрле килеп чыкты. Алар якын кешеләр белән аралашканда эчкерсез хисләрне чагылдыра иде.