Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Балта эше остаханәсе» хезмәт тернәкләндерү кабинетында көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен чираттагы дәрес узды.
Социаль хезмәтләр алучылар декоратив элгеч ясауның соңгы этабына керештеләр. Эш башланыр алдыннан яшьләр иҗади эшнең барлык этапларын искә төшерделәр.
Декоратив элгеч ясау процессы мавыктыргыч кына түгел, ә кулдан эшләү тәҗрибәсен үстергән бик файдалы шөгыль дә булды. Һәркем коллектив эш башкаруга горурлык һәм соклану хисе тойды. Балта эше остаханәсе тагын бер әзер эшләнмә белән тулыланды, ул күргәзмәдә күрсәтеләчәк.