«Бумеранг» волонтерлык отрядына керүче Менделеевск муниципаль районының «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча зур эш башкаралар. Балаларга отрядта булу һәм өлкәннәргә актив ярдәм итү ошый.
Өлкәннәр белән аралашканда балаларда формалаша торган төп сыйфатларның берсе – өлкәннәргә хөрмәт. Балалар өлкәннәргә игътибар, кайгыртучанлык һәм хөрмәт күрсәтергә, башка кешеләрнең ихтыяҗларына игътибарлы булырга өйрәнәләр.