ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

27 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар өчен Россиядә Гаилә елына презентация ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чара Татарстан Республикасы көненә багышланды.

27 августта «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Чара Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәдәният идарәсе белгечләре белән берлектә оештырылды.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

27 августта Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә көндезге төркем хезмәткәрләре катнашында ачык ата-аналар көне узды.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Чистай районында Министрлыкка караган учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.

«Гаилә альбомына күз сал» – Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар сериясе шулай атала. Бу юлы очрашуның төп герое социаль хезмәтләр алучы, коляскада утыручы Сергей Костюков булды. Аңа бу көнне 52 яшь тулды. Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр аны туган көне белән котладылар, «Мамы Казани» хәйрия фондыннан бүләк тапшырдылар.

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре җәйге каникул вакытында социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балаларның ялын оештыру кысаларында социаль участокларда чаралар үткәрүне дәвам итәләр.

Татарстан Республикасы көненә Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты тәрбиячесе Ирина Телицына социаль хезмәт алучылар өчен хезмәт ветераны, халык остасы Федор Парунзин янына экскурсия оештырды.

Әтнә районының «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 140 ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге граждан өйдә хезмәтләр ала. Алар барысы да даими чит ярдәмгә мохтаҗ.

Россиядә Гаилә елы кысаларында Яшел Үзән шәһәренең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең стационар төркеме балалары һәм аларның ата-аналары белән «Гаилә – бу сүз никадәр тирән» дигән уен чарасы уздырдылар.

Ютазы районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика хәйрия акциясе кысаларында чара узды. 53 бала мәктәп кирәк-яраклары тутырылган яңа портфельләр алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International