«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр өчен экологик экскурсия

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Табигатькә карата мәхәббәт һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан 27 августта Алексеевск районы «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында су ресурсларын саклауның мөһимлеге турында күзаллау формалаштыру буенча «Табигатьне саклагыз» экологик экскурсиясе узды.

Танып-белү экскурсиясе туган як урманнарындагы агачларның, хайваннарның, үсемлекләрнең һәм кошларның исемнәрен кабатлаудан башланды. Табигать дөньясының күптөрлелеге турындагы күзаллауларны киңәйтү өчен балалар тәрбияче Виктор Лифанов белән бергә җирле истәлекле урын – Аккош күлендә булдылар. Балалар су ресурсларына сак карарга, күлләр һәм елгалар тирәсендә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International