Ком терапиясенең өлкәннәр өчен файдасы турында

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында ком терапиясе белән шөгыльләнүнең нәтиҗәсе зур. Шушы көннәрдә социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева социаль хезмәтләр алучы 56 яшьлек Сергей Новиков белән дәрес үткәрде. Бу тәрбияләнүче интернат-йортка инсульттан соң кергән, аның тәненең уң ягы параличланган, сөйләме бозылган. Башка яшәүчеләр кебек үк, аңа да ком белән шөгыльләнү бик ошый.  

«Без комда рәсем ясыйбыз, аннан махсус өстәлдә берәр нәрсә төзибез, уенчык җәнлекләр ярдәмендә әкияти тамашалар уйныйбыз, травматик ситуацияләрне әйтәбез», – дип сөйли учреждение белгече Татьяна Стригачева.

Ком белән эшләү социаль хезмәт алучыларны тынычландыра, кулларының вак моторикасын үстерә, иҗади сәләтләрен стимуллаштыра. Сергей Новиковның да уң кулы яхшырак хәрәкәтләнә башлады, сөйләме ачыграк була башлады, эмоциональ халәте тотрыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International