28 нче августта «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен өйдә алучы Валентина Блямова үзенең 101 нче туган көнен билгеләп үтте.
Аны туган көне белән котларга социаль яклау бүлеге начальнигы Алина Матвеева, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наташа Сигаева, өйдәге бүлекнең социаль эш буенча белгече Ольга Платончева килде. Кунаклар аңа ныклы сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф теләделәр, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.