27 августта «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге тору төркемендә булган яшьләр өчен Кляшево авылының модель китапханәсенә экскурсия оештырылды.
Учреждениегә бару авыл тарихы, музей экспозициясе белән танышудан башланды. Кино көненә багышланган музыкаль викторина мавыктыргыч итеп узды, аның дәвамы итеп мультипликацион фильм карау оештырылды. Матур бизәлгән фотозонада фотосессия оештырылды.
Чара күңелле чәй эчү белән тәмамланды.