«Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестиваленә йомгак ясалды

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

27 августта Яшел Үзәндә психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Талантлар салават күпере» республика конкурс-фестивале узды. Катнашучыларны Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.

Быел конкурс-фестиваль инде сигезенче тапкыр узды. Анда 46 кеше катнашты. Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде.

«Вокал» номинациясе:

1 урын – Алабуга психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Нәфис сүз» номинациясе:

1 урын – Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Хореография» номинациясе:

1 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Чистай психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

«Концерт һәм шоу-программалар алып баручылары» номинациясе:

1 урын – Казан психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

2 урын – Яңа Чүриле психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты;

3 урын – Яшел Үзән психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән интернат-йорты.

Яңа Чүриле интернат-йортыннан Наталья Тарасова «Нәфис сүз» номинациясендә кызыксындыру бүләге белән бүләкләнде.

Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International