28 августта Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәгендә 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар белән һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.
Яшүсмерләр һөнәр сайлау буенча тест уздылар һәм үзләренең һөнәри омтылышларын билгеләделәр. Җыелучылар алдында «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Алина Антонова һәм мәшгульлек үзәгенең карьера үсеше бүлеге башлыгы Лариса Журавлева чыгыш ясадылар. Алар социаль эш буенча белгеч һөнәре турында сөйләделәр. Яшүсмерләр шулай ук Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студентлары әзерләгән фильм карадылар.