«Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен куркынычсызлык мәктәбе» технологиясе кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә киберкуркынычсызлыкка багышланган мәгълүмат сәгате узды. Чара социаль-тернәкләндерү бүлегенең социаль хезмәтләр алучыларын интернет-мошенниклыктан ничек сакланырга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Социаль эш буенча белгеч Ольга Платонова катнашучыларны алдауның киң таралган схемалары белән таныштырды, билгесез номерлардан шалтыратуларга ничек дөрес җавап бирергә кирәклеге турында сөйләде, мошенниклардан саклану ысулларын тәкъдим итте. Өлкәннәр фикер алышуда актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм заманча гаджетларны куллану тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Телефон мошенниклыгы темасы һәм банк карталарыннан акча урлаудан саклану ысуллары аеруча кызыксыну уятты.
Алынган белемнәрне катнашучылар тормышта үзләрен киберкуркынычлардан саклау өчен кулланырга планлаштыралар.