20–21 сентябрьдә Самара өлкәсенең Усть-Кинельский бистәсендә «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы тарихында беренче тапкыр сыр ясаучылар ярышы узачак.
Конкурсантлар арасында – эре компанияләр һәм зур булмаган шәхси сыр ясау урыннары вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр. Татарстан Республикасыннан финалда Әлмәтнең «Сыроварня» ресторанының шеф-повары Андрей Смолькин һәм «Әлмәт сөт комбинаты» ҖЧҖ технологы Н.Г. Траут катнашачаклар.
Биремнәрнең үтәлешен экспертлар бәяләячәк, алар исәбенә сыр ясау предприятиеләренең абруйлы белгечләре, профильле югары уку йортлары һәм РФ Хезмәт министрлыгы вәкилләре керә. Конкурста катнашучыларга теоретик һәм практик этаплар узарга туры киләчәк. Теоретик өлешнең һәр билетында 20 тест соравы һәм ике ситуацион мәсьәлә бар. Практик өлеш «Адыгейский» технологиясе буенча сыр җитештерүне һәм сөтнең технологик үзлекләрен билгеләүне үз эченә ала. Шулай ук хезмәтне саклау нормаларын үтәү һәм конкурс биремнәрен үтәүгә киткән вакыт исәпкә алына.
Конкурста җиңүчеләр өчен 1 миллион 800 мең сум күләмендә приз фонды каралган.
Эшче һөнәрләренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы 2012 елдан бирле үткәрелә.