Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ел саен балалар арасында шашка буенча ярышлар уза. Быел «Шашка дөньясы» турнирын Рус шашкасы буенча дөнья чемпионатына ярдәм итү максатыннан уздырдылар. Ярышларда балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Чара башында катнашучыларга уен кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм шашка тарихы турында презентация күрсәттеләр. Ата-аналар һәм балалар рәхәтләнеп шашка уйнадылар, тапкырлык күрсәттеләр. Чара азагында барысын да татлы призлар белән чәй эчү көтте.
Оештыручылар фикеренчә, шашка уены игътибарны, логик фикерләүне, тапкырлыкны үстерә, тырышлык, игътибарны туплау сәләтен формалаштыра.