Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «ГТО – сәламәтлеккә һәм озын гомерлелеккә юл» дигән мәгълүмати-пропаганда әңгәмәсе узды. Тематик әңгәмәне спорт мәктәбенең спорт буенча инструкторы Яна Майборода үткәрде.
Социаль хезмәткәрләр белән берлектә Яна Владимировна сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ГТО комплексы нормативлары буенча тест үткәрде. Чарада катнашучылар ГТОның максатлары, бурычлары, сәламәтлекләре буенча чикләнгән кешеләргә спорт-сәламәтләндерү хәрәкәтендә актив катнашырга мөмкинлек бирә торган нормативлар турындагы мәгълүматны кызыксынып тыңладылар.
Интернат-йорт карамагындагылар өчен ГТО нормативларын узу физик әзерлек дәрәҗәсен бәяләү, үз алдына яңа максатлар кую мөмкинлеге булды. Чарада катнашучылар физик әзерлек нормативларын тырышып үтәделәр.