Яр Чаллыда инвалидларга эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләделәр

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Людмила Хазова белән очрашу булды.

Көндезге тору бүлекчәсе карамагындагыларга мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләделәр, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәндә инвалид гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар. Очрашуда катнашучылар шулай ук эшкә урнашканда инвалидларга ярдәм чаралары һәм ташламалар, һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләре турында белделәр.

Очрашуда инвалидларның шәхси мөмкинлекләре һәм ихтыяҗлары, аларның көчле яклары һәм чикләүләре, шулай ук аларның эш урыннарына җайлашуы турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International