«Яңарыш» үзәгендә куркынычсызлык дәресе узды

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Бөгелмәдә «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Интернетның куркынычлары һәм мөмкинлекләре» дигән профилактик чара уздырдылар.

Чара башында сораштыру үткәрелде һәм катнашучыларның барысы да Интернет, социаль челтәрләр, мессенджерлар куллануын, онлайн-уеннар уйнавын ачыкладылар. Аннары интернет-янауларның төрле төрләре, интернет-мошенниклар челтәренә ничек эләкмәскә икәнлеге турында сөйләштеләр. Виртуаль челтәрдә әдәпле аралашу һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр һәм фикер алыштылар, үз һәм чит кешеләрнең шәхси мәгълүматлары белән дөрес эш итү турында уйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International