Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Хезмәт һәм мәшгульлек. Заманча шартларда трансформация» темасына коллегия утырышы узды.
Министр урынбасары Клара Таҗетдинова үз чыгышында хезмәт базарындагы вәзгыять, шулай ук федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә кадрларга ихтыяҗ фаразлары турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук хезмәт хакы дәрәҗәсенә, хезмәтне саклау буенча координация советлары эшчәнлегенә, җитештерүдәге имгәнүләр дәрәҗәсенә, хезмәткә түләү буенча срогы чыккан бурычларны ачыклау һәм киметү чараларына караган сорауларга кагылды. Балигъ булмаганнарны һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру темасына аерым игътибар бирелде.
Утырышта шулай ук ТР Прокуратурасының социаль өлкәдәге законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ирина Кириллова чыгыш ясады. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров шәһәр башкарма комитетының Хезмәтне саклау буенча координация советы эшчәнлеге турында доклад белән чыгыш ясады.
С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» АҖ филиалында инвалидларны эшкә урнаштыру буенча квота үтәлеше турында һәм әлеге категория гражданнар өчен гамәлдәге социаль гарантияләр турында персонал буенча директор Андрей Кузьмичев сөйләде.
Ахырда Министрлыкның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары, шулай ук «Абилимпикс» чемпионатларында катнашучыларны эшкә урнаштыруны тәэмин итүче иң яхшы эш бирүчеләрнең төбәк рейтингы призерларына бүләкләр тапшырылды. Моннан тыш, Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү өлкәсендә бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр.