«Шәфкать» үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр үзләрендә яңа сәләтләр ача

2024 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә өлкәннәр һәм инвалидлар, социаль хезмәтләр алудан тыш, үзләрендә яңа сәләтләр дә ачалар. Шундый кешеләрнең берсе – 76 яшьлек Надежда Семашкина, пенсионер һәм хезмәт ветераны.

Гомере буе төрле тармакларда эшләгән Надежда Семашкина хәзер буш вакытын кул хезмәтенә багышлый. Хезмәт буенча инструктор Галия Петрова җитәкчелегендә ул газета көпшәләреннән үрү техникасын үзләштергән һәм бик матур эшләнмәләр ясый. Шулай ук өлкән яшьтәге кеше башка материаллардан кул эшләре ясарга өйрәнә.

«Мондый шөгыль өлкән яшьтәге гражданнарның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Ул кул бармакларының вак моторикасын үстерүгә, хәрәкәтләрне координацияләүне яхшыртуга һәм яңа күнекмәләргә өйрәтүгә ярдәм итә», – дип билгеләп үтә хезмәт буенча инструктор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International