Социаль хезмәтләр алучыларга концерт программасы белән кунаклар – Татарстанның атказанган артисты, «Татар моңы» конкурсы лауреаты Энҗе Шәймурзина һәм Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева килде.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кулинар бәйге узды. Балалар викторинада катнаштылар, җимешләрне капшап танып белделәр, яшелчәләрдән салатлар ясарга өйрәнделәр.
Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә коррекция дәресләрендә Бильгоу баланслау тактасы актив кулланыла. Бу шуышмый торган өслеге булган агач такта-балансир.
«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Сәламәт бул!» дигән чара үткәрелде. Аның максаты – сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән эш алып бару юлы белән өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка җәлеп итү.
Багдагөл Галимуллина – махсус хәрби операциядә катнашучының әнисе. Хатын-кыз Балтач районының «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә тора. Аның белән 3 группа инвалид улы Руслан да яши.
Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар һәм аларның ата-аналары өчен С. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатындагы лимонарийга экскурсия оештырылды.
Ачык һавада Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының спорт мәйданчыгында күңелле спорт чарасы узды.
2025 елда «Кадрлар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан финанслау шартларында оборона-сәнәгать комплексы ихтыяҗлары өчен кыска вакытлы укыту, яңадан укыту һәм кадрларның квалификациясен күтәрү оештырылачак.
«Россия халыклары йорты» ФДБУ «Халык дипломатиясе лидеры», «Иң яхшы муниципаль практика», «Милләт горурлыгы» кебек халыкара һәм бөтенроссия конкурсларын уздыруда ярдәм итә. Шулай ук учреждение дәүләт милли сәясәте өлкәсендә эшчәнлек алып баручы иҗтимагый берләшмәләр һәм коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенә ярдәм итә.
Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасы иреклелщр җәмәгатьчелеге эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктыртуга «Эфирда яхшылык» республика конкурсының заявка кампаниясе старт алды. Гаризаларны 8 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://dobro.ru/contest/175/apply.