Теләче районының өлкән яшьтәгеләрен актив тормышка җәлеп итәләр

2024 елның 14 октябре, дүшәмбе

«Актив озын гомерлелек» проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Сәламәт бул!» дигән чара үткәрелде. Аның максаты – сәламәтлекне ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән эш алып бару юлы белән өлкән яшьтәге кешеләрне актив тормышка җәлеп итү.

Дәрес барышында сәламәтләндерү гимнастикасы ясадылар һәм көзге парк буйлап йөрделәр. Практикага кертелгән күнегүләрнең гадилеге, үтемлелеге һәм шул ук вакытта нәтиҗәлелеге дәресләрне физик яктан сәламәтләндерүнең яхшы чарасына әйләндерә. Соңыннан өлкәннәрне шифалы үләннәрдән ясалган чәй һәм тәмле пироглар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International