Ачык һавада Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының спорт мәйданчыгында күңелле спорт чарасы узды.
Катнашучылар өлкәннәрдән һәм «Игелек планетасы» яшьләр һәм инвалид балалар төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзаларыннан торган ике командага бүленеп, төрле эстафета һәм конкурсларда көч сынаштылар. Чара җәйге спорт сезонын һәм «Спорт һәркем өчен» исемле уртак проектны ябу тантанасы белән тәмамланды. Проектны гамәлгә ашыру барышында грант акчаларына интернат-йортта урам спорт мәйданчыгы һәм сәхнә барлыкка килде, күп төрле чаралар һәм акцияләр узды.
Киләсе елның язында интернат-йортта яшәүчеләр һәм «Игелек планетасы» яшьләре спорт ярышларын дәвам итү өчен спорт мәйданчыгында кабат очрашачаклар.