Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында Татарстан Республикасы иреклелщр җәмәгатьчелеге эшчәнлеген һәм чараларын иң яхшы яктыртуга «Эфирда яхшылык» республика конкурсының заявка кампаниясе старт алды. Гаризаларны 8 ноябрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча бирергә мөмкин: https://dobro.ru/contest/175/apply.
Конкурсны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБО оештыра. Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын республиканың иреклеләр җәмәгатьчелеге эшчәнлегенә җәлеп итү.
«Эфирда яхшылык» конкурсын уздыру турындагы нигезләмә белән монда танышырга була >>.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, социаль җаваплы шәхес тәрбияләү – Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Мәгариф» милли проектының максатларының берсе.