Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе карамагындагылар һәм аларның ата-аналары өчен С. Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатындагы лимонарийга экскурсия оештырылды.
Гид-агроном лимонарий тарихы, аның шәһәр өчен әһәмияте, цитрус үсемлекләрен үстерү һәм карау технологияләре турында сөйләде. Кунаклар шулай ук күчтәнәч итеп лимоннар алдылар.
Экскурсия экологик тәрбия белән шөгыльләнергә һәм шәһәр халкы арасында бакчачылыкны популярлаштырырга мөмкин булуын күрсәтте.