Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар өчен мавыктыргыч танып-белү дәресе узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова үткәрде.
Дәрестә балалар «Мәгълүмати куркынычсызлык галактикасы» өстәл уены белән таныштылар, аның максаты – Интернетта үз-үзеңне куркынычсыз тотарга өйрәтү. Уен барышында балалар куркынычсыз парольләр, вируска каршы программалар куллануның мөһимлеге һәм мәгълүмат алуда игътибарлылык турында белделәр. Кайбер терминнар алар өчен яңа булып чыкты, ләкин белгеч аларның мәгънәсен җентекләп аңлатты һәм уен карточкаларында мисаллар китерде.
Дәрес катнашучыларга үз белемнәрен тикшерергә генә түгел, ә коммуникатив һәм иҗади күнекмәләрен үстерергә дә ярдәм итте.