«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районы өлкәннәре өчен тормыш сыйфатын күтәрү һәм аларга лаеклы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырыла. Мәсәлән, карауга мохтаҗ гражданнар өчен иң кирәкле хезмәтләрнең берсе булып «Сиделка» хезмәте тора.
Бүгенге көндә районда бу хезмәттән үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан дүрт аз хәрәкәтләнүче граждан файдалана. Социаль пакет кысаларында көненә дүрт сәгать дәвамында караучылар аларга бушлай социаль хезмәтләр күрсәтәләр: санитария-гигиена процедуралары күрсәтү, ризык әзерләү, ашату, кер алмаштыру, тернәкләндерү чаралары, сәламәтлек торышын күзәтү. «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләренең айлык чыгулары нәтиҗәләреннән күренгәнчә, социаль хезмәт алучылар һәм аларның туганнары күрсәтелгән хезмәтләрнең сыйфатыннан бик канәгать.