Берничә ай дәвамында Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре МХО катнашучылар өчен токмач әзерләүдә актив катнаштылар. Алар камыр басып җәйделәр, токмач кистеләр, киптерделәр һәм аны сугышчыларга сәламәтлек һәм тизрәк өйгә кайту теләге белән алгы сызыкка җибәрделәр.
41869 нчы хәрби частьнең 430 нчы мотоукчылар полкы командованиесе һәм шәхси составы ихлас күңелдән интернат-йорт хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде. Учреждениегә рәхмәт хаты тапшырылды.
Сугышчылар сүзләренчә, мондый ярдәм көч һәм ышаныч бирә, алар артында авыр вакытларда ярдәм итәргә әзер бердәм халык торуын искә төшерә.