Республика халкына 44 меңнән артык вакансия тәкъдим ителә

2024 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 44 410 вакансия тәкъдим итә. Шулардан:

- 24,5 % сәнәгатьтә (10,9 мең эш урыны);

- 11,6 % төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә (5,1 мең эш урыны);

- 8,6 % сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, мәдәният өлкәләрендә һәм дәүләт хезмәтендә (3,8 мең эш урыны);

- 5,5 % сату һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәләрендә (2,5 мең эш урыны);

- 5,3 % транспортта (2,4 мең эш урыны);

- 1,2 % авыл хуҗалыгында, экологиядә һәм ветеринариядә (0,5 мең эш урыны);

- 0,8 % мәгълүмат технологияләре, телекоммуникацияләр һәм элемтә өлкәсендә (0,3 мең эш урыны);

- 42,5 % – тармак-ара һөнәрләр һәм белгечлекләр (18,9 мең эш урыны).

Татарстан Республикасы хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,08 кеше тәшкил итә. Рәсми эшсезләр сыйфатында 3 372 татарстанлы теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International