Бүген «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова Лениногорскиның балигъ булмаган балалары белән «Минем өчен һәрвакыт герой – минем иң яхшы әтием» дигән дәрес үткәрде. Чара Россиядә Әтиләр көненә багышланган.
Социаль педагог балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Аннары балалар әтиләре турында сөйләделәр. Бәйрәмгә бүләк итеп балалар үз куллары белән изге теләкләр белән котлау открыткасы әзерләделәр.