Министрлыкта бурычлы алты предприятиедә хезмәт хакын түләү сорауларын карадылар

2024 елның 18 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Хезмәт өчен түләү, халыкның керемнәре һәм тормыш дәрәҗәсе буенча координация советы утырышын уздырды. Чара IZUM-конференция режимында узды.

Координация советы эшендә ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча РФ Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлеге, Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча Территориаль органы, министрлыклар, шулай ук профсоюзлар берләшмәләре вәкилләре катнашты.

Утырышта Казан шәһәре, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә муниципаль районнары территориясендә урнашкан алты бурычлы предприятие тарафыннан хезмәт хакын, иминият взносларын һәм салым түләүләрен каплау сораулары каралды.

Алга таба чаралар күрү өчен утырышта әлеге предприятие җитәкчеләре һәм тиешле муниципаль берәмлекләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрен легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссияләр рәисләре катнашты.

Барлык предприятиеләр дә Координация советы һәм территориаль ведомствоара комиссияләрнең контролендә калдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International