Түбән Каманың «Шәфкать» үзәгендә экстремизмны профилактикалау буенча дәрес узды

2024 елның 18 октябре, җомга

Экстремизмны профилактикалау буенча эш кысаларында 13 нче социаль участокта «Шәфкать» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегенең социаль эш буенча белгече Анастасия Чубарова «Нәрсә ул вандализм?» чарасы уздырылды. Ул «Үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз» курсына керә.

Дәреснең максаты катнашучыларны «вандализм» һәм «вандаллар» төшенчәләре белән таныштырудан, шулай ук вандализм актлары өчен җаваплылык турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт иде.

Дәрес «Без төзедек, төзедек» дигән мавыктыргыч күнегүдән башланды, аның барышында балалар кулдан килгән материаллардан файдаланып, зур булмаган корылма төзеделәр. Әмма ахырда белгеч аны кисәтмичә генә җимерде һәм балаларга үз хисләре белән уртаклашырга тәкъдим итте. Шуннан соң катнашучылар «Нәрсә ул вандализм, кемнәр ул вандаллар?» темасына уйландылар, ә «Вандализм һәм вандаллар» мәгълүмати өлеше барышында Анастасия Чубарова әлеге төшенчәләр һәм аларның нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде.

Ахырда балалар «Вандализм өчен җаваплылык» белешмәлекләре алдылар, шулай ук узган дәрес турында үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International