ЯҢАЛЫКЛАР


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

«Лекам» ҖЧҖ 7 хезмәткәргә 189,495 мең сум түләгән.

Кечкенә мендәрләр кайчакта солдатлар һәм яралылар өчен бик файдалы була. Бу компакт аксессуарлар уңайлылык һәм катлаулы шартларда алгы сызыкта ял итү мөмкинлеген тәэмин итә. Мондый мендәрләр сугыш кырыннан яралыларны транспортировкалаганда һәм госпитальләрдә өзлегүләрне профилактикалау өчен аеруча кирәк була. Үзләренең җыйнаклыгы һәм уңайлылыгы аркасында алар хәрбиләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгыртуның мөһим элементына әверелә.

26–27 ноябрьдә Россия Федерациясе Президенты каршындагы Һөнәри квалификацияләр буенча милли совет Россия Хезмәт министрлыгы һәм Квалификацияләрне үстерү милли агентлыгы белән берлектә «Россиянең милли квалификацияләр системасы» X Бөтенроссия форумын үткәрә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.

Болгардан «көмеш» волонтерлар Луса Әхмәдышева һәм Марина Павлова Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен очрашу оештырдылар.

25 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән «Нәтиҗәле аралашу алымнары» дигән дискуссия үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Бүген Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында балта эше остаханәсе ачылды. Остаханәне «Цепная реакция» уникаль хәйрия марафоны ярдәмендә реконструкцияләделәр. Хәйрия марафоны вакытында 800 мең сумнан артык акча җыелган иде, ул акчалар ремонтлауга һәм остаханә өчен заманча җиһазлар сатып алуга тотылган.

Яшел Үзән шәһәрендәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» театр студиясе II Бөтенроссия күп жанрлы «Талантлар водевиле» хәйрия фестиваль-конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды. Үзәк «Мамонтенок» театральләштерелгән куелышы белән «Театраль куелышлар» номинациясендә җиңде.

Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре ата-аналарны һәм балаларны үз куллары белән ясалган уеннар уйнарга өйрәттеләр. Уеннар әзерләнә торган материалларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International