Спас интернат-йортында яшәүчеләргә «көмеш» волонтерлар кунакка килде

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Болгардан «көмеш» волонтерлар Луса Әхмәдышева һәм Марина Павлова Спас өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен очрашу оештырдылар.

Луса Әхмәдышева шәһәрнең көзге күренешләре төшерелгән фотоларын алып килде, ә Марина Павлова иҗади эшләр өчен гербарийлар һәм табигый материалдан башка эшләнмәләр әзерләгән иде.

Көз турында шигырьләр уку, танылган рәссамнарның эшләрен карау белән аралашу чарасы кызыклы һәм файдалы булды.

«Иҗади эшләрдән күргәзмә ясыйбыз. Социаль хезмәтләр алучыларга үз хезмәтләренең нәтиҗәсенә соклану рәхәтлек китерә. Алар моның белән рухлана», – дип билгеләп үтте интернат-йорт тәрбиячесе Ирина Телицына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International