Кечкенә мендәрләр кайчакта солдатлар һәм яралылар өчен бик файдалы була. Бу компакт аксессуарлар уңайлылык һәм катлаулы шартларда алгы сызыкта ял итү мөмкинлеген тәэмин итә. Мондый мендәрләр сугыш кырыннан яралыларны транспортировкалаганда һәм госпитальләрдә өзлегүләрне профилактикалау өчен аеруча кирәк була. Үзләренең җыйнаклыгы һәм уңайлылыгы аркасында алар хәрбиләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге турында кайгыртуның мөһим элементына әверелә.
«Тегү эше» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсендә социаль хезмәтләр алучылар энтузиазм белән кечкенә мендәрләр ясауга керештеләр. Тегүдә зур тәҗрибәләре булмауга карамастан, проектта катнашучылар яңа күнекмәләрне 12–13 микрорайондагы территориаль иҗтимагый үзидарәләр советы рәисе Рәхилә Корбангалиева җитәкчелегендә шатланып үзләштерәләр.
Рәхилә Вәлиҗановна үзе инде берничә тапкыр гуманитар йөк белән бергә махсус хәрби операция зонасына мендәрләр җибәргән. Хәзер ул үзенең тәҗрибәсе белән белән уртаклаша.
Мастер-класста катнашучылар бу процесска актив кушылдылар. Эшнең аларга рәхәтлек китерүе күренеп тора иде. Алга таба социаль хезмәтләр алучылар мендәрләр тегүне дәвам итәргә һәм аларны сугыш хәрәкәтләре зонасына безнең сугышчыларга ярдәм итү өчен җибәрергә планлаштыралар.
Мондый чара катнашучыларның күнекмәләрен үстереп кенә калмый, җәмгыятьтә патриотлык формалаштыруга да ярдәм итә.