Министрлык инвалид гражданнарның мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырачак

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.

Кайнар линия телефоны: 8 (843) 557-20-49.

Эш режимы: дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00–18:00, җомга көнне 9:00–16:45. Тәнәфес – 12:00–12:45.

Мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр өчен электрон адрес: Adelya.Gallyamova@tatar.ru (тәүлек буе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International