ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

29 октябрь көнне Яшел Үзән муниципаль районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә юрисконсульт катнашында ачык ата-аналар көне узды.

21 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Разилә Әхмәтвәлиева стажировка үтте. Чара Пермь краенда, Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге базасында узды.

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны халык мәдәнияте чыганакларына тарту, рухи һәм әхлакый сыйфатлар формалаштыру, төрле халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында күзаллауларны киңәйтү максатында зур булмаган музей булдырылды. Музейда төрле көнкүреш әйберләре урнаштырылган.

28 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен шашка һәм дартс буенча турнир булып узды. Ярыш «Үземә ышанам» проекты кысаларында «Спорт хәрәкәте» ТР инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» советы ярдәмендә үткәрелде.

28 октябрьдә Әлмәт муниципаль районында тыл хезмәтчәне Әнисә Вәлиева үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлегендә социаль хезмәтләр алучы булып тора.

Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» технологиясен гамәлгә ашыралар.

Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында уен терапиясен уңышлы кулланалар. Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар төрле өстәл уеннары уйныйлар. Бигрәк тә аларга лото, домино, шашка, «Диңгез сугышы» ошый. Еш кына уеннар өчен уен кырын үз куллары белән ясыйлар.

Бүген Әлмәт районының «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар Россиядә Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә үткәрелә.

Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын тапшырдылар.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген, 28 октябрьдә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы башкарма хакимиятнең төбәк органнары белән киңәшмә узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International