«Демография» милли проекты кысаларында Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында стационарны алмаштыра торган «Карау мәктәбе» технологиясе уңышлы эшли. Укулар расланган план-график буенча төркемле яисә индивидуаль формаларда уза.
Чираттагы дәрестә «Өмет утравы» комплекслы үзәге базасында оештырылган көндезге тору төркемдә катнашучылар гипс сыннар буяу белән шөгыльләнделәр. Иҗатның бу төре арт-терапия ролен үти, үз хисләреңне буяулар аша белдерергә ярдәм итә.
24 октябрьдә Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында нарколог Сергей Рогожников көндезге тору бүлеге карамагындагылар белән очрашты.
Рәхимсез мөгамәле профилактикалау буенча «Көч кулланмыйча тормыш» программасы кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Алия Нигъмәтҗанова балигъ булмаганнар белән «Мин үзем өчен тора алам» дигән темага тренинг үткәрде.
Татарстан Республикасы эш бирүчеләре «Россиядә эш» хезмәт мөнәсәбәтләре һәм мәшгульлек өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында 43 475 вакансия тәкъдим итә.
Биш көнлек эш атнасында 2024 елның 4 һәм 6 ноябре ял көннәре булып санала.
Инвалидлар декадасы алдыннан, 2024 елның 1 ноябреннән 10 ноябренә кадәр, Татарстан Республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгатләре өчен кайнар линия оештырыла. Татарстанлылар шулай ук Министрлыкка үз тәкъдимнәрен юллый алалар.
24 октябрьдә Казанның «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Адель Закиров Татарстан җыелма командасы вәкилләре составында Дәүләт Думасына экскурсиягә бару өчен уникаль мөмкинлек алды.
Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Буа районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» дигән интеллектуаль уен узды. Уенда ике команда катнашты.
Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче Әнвәр Насыйбуллин социаль хезмәтләр алучылар һәм Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре арасында талантлы иҗади шәхес буларак танылган.