«Кама таңнары» приютында балта эше остаханәсе ачылды

2024 елның 25 октябре, җомга

Бүген Менделеевск районында «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты базасында балта эше остаханәсе ачылды. Остаханәне «Цепная реакция» уникаль хәйрия марафоны ярдәмендә реконструкцияләделәр. Хәйрия марафоны вакытында 800 мең сумнан артык акча җыелган иде, ул акчалар ремонтлауга һәм остаханә өчен заманча җиһазлар сатып алуга тотылган.

Остаханә ачу тантанасында район башлыгы Радмир Беляев, «Амоний» АҖ профкомы рәисе Рәйхан Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Дьячкова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Юлия Рыбакова катнаштылар.

Кунакларга, хезмәткәрләргә һәм приютта тәрбияләнүчеләргә сәламләү сүзләре белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев һәм социаль яклау начальнигы Наталья Дьячкова мөрәҗәгать итте. Мөхтәрәм кунаклар тасманы кистеләр, һәм яңа остаханә приют карамагындагыларга ишекләрен ачты. Аннары яңартылган остаханә буйлап экскурсия үткәрелде. Тантанада катнашучыларның һәрберсенә балалар кулы белән ясалган сувенирлар тапшырылды.

Приют директоры Павел Миронов изге эшкә өлеш кертүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде: «ПРО Инфоконнект» ҖЧҖ, «Топтех» ҖЧҖ, «Инвенсо» ҖЧҖ, «Яңа спорт» спорт маркетингы агентлыгы» ҖЧҖ, «Аммоний» АҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International