Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә террорчылыкны профилактикалау буенча чара уздырылды

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

25 октябрьдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы террорчылыкны кисәтүгә юнәлдерелгән «Нәтиҗәле аралашу алымнары» дигән дискуссия үткәрде. Чарада балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәреснең максаты – потенциаль террорчылык куркынычы шартларында нәтиҗәле аралашуның мөһимлеге турында хәбәрдарлыкны арттыру.

Чара барышында террорчылык куркынычы белән бәйле ситуацияләрдә нәтиҗәле аралашуның төп принциплары һәм алымнары турында фикер алыштылар. Катнашучылар борчулы хәбәргә ничек дөрес җавап бирергә, тирә-юньдәгеләр белән үз куркуларыңны һәм борчылуларың турында ничек сөйләшергә, үзеңә һәм янәшәңдәгеләргә ышанычыңны ничек үстерергә икәнен белделәр.

Психолог авыр ситуацияләрдә үзара ярдәмләшүнең мөһимлегенә басым ясады, балаларны актив тыңлау һәм конструктив диалог нигезләренә өйрәтте. Дискуссия интерактив формада узды. Балалар сораулар бирделәр, үз фикерләре һәм күзәтүләре белән уртаклаштылар.

Мондый чаралар балаларда куркынычсызлык мәсьәләләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International