Яшел Үзән шәһәрендәге «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең «Светлячок» театр студиясе II Бөтенроссия күп жанрлы «Талантлар водевиле» хәйрия фестиваль-конкурсының I дәрәҗә лауреаты булды. Үзәк «Мамонтенок» театральләштерелгән куелышы белән «Театраль куелышлар» номинациясендә җиңде.
Театр студиясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәгә студиядә катнашучыларның уртак тырышлыгы һәм таланты ирешергә мөмкинлек бирде.