Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өй бүлекчәсе белгечләре «Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен фин йөреше» технологиясен гамәлгә ашыралар.
Чираттагы укыту дәресе 28 октябрьдә узды. Чараның максаты – өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны Скандинавия йөреше буенча дәресләр ярдәмендә социаль-савыктыру тернәкләндерү.
Спиридоновка һәм Шөгер авыллары социаль хезмәткәрләре Надежда Романова һәм Гүзәлия Шәрәфетдинова өлкән яшьтәге гражданнарны таякларны куллану буенча инструкция белән таныштырдылар, йөрү техникасы нигезләре буенча күрсәтмә дәрес үткәрделәр.