Әлмәт әти-әниләре ачык гаилә көненә килделәр

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген Әлмәт районының «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә ачык гаилә / ата-аналар көне узды. Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар Россиядә Гаилә елы кысаларында айның һәр соңгы сишәмбесендә республиканың барлык тернәкләндерү үзәкләрендә үткәрелә.

Чарада төрле кыенлыклар белән очрашкан берничә гаилә катнашты.

Мәшгульлек үзәгенең әйдәүче инспекторы Елена Архипова социаль яклауга мохтаҗ һәм эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүче гражданнарның ихтыяҗларын исәпкә алып махсус сайлап алынган вакансияләрнең актуаль исемлеген тәкъдим итте. Белгеч «Демография» илкүләм проекты кысаларында төрле категориядәге гражданнар өчен укыту һәм яңадан укыту мөмкинлекләре турында сөйләде. Шулай ук Елена Архипова катнашучыларның барысын да шәхси консультацияләргә чакырды, булачак вакансияләр ярминкәләрен игълан итте.

Социаль фонд вәкиле Лилия Вәлиева балалар пособиеләренең төрләре, аларны алу тәртибе турында сөйләде.

Ахырда теләге булган һәркем белгечләр белән индивидуаль рәвештә киңәшләшә алды. Ата-аналар чараның файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Ачык гаилә / ата-аналар көннәрендә катнашу өчен Әлмәт районында яшәүчеләргә алдан язылырга кирәк: 8 (8553) 32-50-32.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International