Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында уен терапиясен уңышлы кулланалар. Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар төрле өстәл уеннары уйныйлар. Бигрәк тә аларга лото, домино, шашка, «Диңгез сугышы» ошый. Еш кына уеннар өчен уен кырын үз куллары белән ясыйлар.
Гади булуларына карамастан, мондый өстәл уеннары өлкән яшьтәге кешеләрдә логик фикерләүне, хәтерне үстерә, төркемдә аралашырга өйрәтә. Интернат-йортта даими уздырыла торган зур булмаган ярышлар социаль хезмәт алучыларга зур шатлык китерә, файдалы ялга җәлеп итә.