«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча турнир узды

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

28 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен шашка һәм дартс буенча турнир булып узды. Ярыш «Үземә ышанам» проекты кысаларында «Спорт хәрәкәте» ТР инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм «Динамо» советы ярдәмендә үткәрелде.

Чарада 75 кеше катнашты. Барлык җиңүчеләргә шәһәр советы депутаты Илнур Исмәгыйлев һәм «Автократ» ҖЧҖ коллективы, «Спорт хәрәкәте» оешмасы рәисе Әсхәт Галиев исеменнән дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International