«Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләрне халык мәдәнияте белән таныштыралар

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларны халык мәдәнияте чыганакларына тарту, рухи һәм әхлакый сыйфатлар формалаштыру, төрле халыкларның тормышы, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында күзаллауларны киңәйтү максатында зур булмаган музей булдырылды. Музейда төрле көнкүреш әйберләре урнаштырылган.

«Милли мозаика» дәресендә балалар мавыгып тәрбияче Альбина Хәмитованы тыңладылар, экспонатларны карадылар. Борынгы әйберләрнең күбесен алар беренче тапкыр күрделәр, шуңа күрә зур кызыксыну белән аларны карадылар. Балалар матур чигүләр, милли итекләр, милли киемнәрдәге курчаклар һәм башка бик күп нәрсәләрне күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International