21 октябрьдән 23 октябрьгә кадәр «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Разилә Әхмәтвәлиева стажировка үтте. Чара Пермь краенда, Психологик-педагогик һәм медик-социаль ярдәм үзәге базасында узды.
Стажировканың төп юнәлеше – психоэмоциональ травмаларга китерергә мөмкин булган аеруча катлаулы тормыш ситуацияләрендә балаларга ярдәм күрсәтү.