«Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр ГТО нормаларын тапшырдылар

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Яшел Үзән районының «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле затлар өчен «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының сынау нормативларын тапшырдылар.

Программа түбәндәге сынаулардан торды: урыннан озынлыкка сикерү, кулларны бөкләү / турайту ярдәмендә гәүдәне идәннән күтәрү, гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга авышу, теннис тубын ыргыту, яткан килеш гәүдәне күтәрү.

Спорт уеннары һәр катнашучыга грамота тапшыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International